Лесхоз бистәсендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Акция Лесхоз бистәсендәге «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ территориясендә узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» милли проектының «урманнарны саклау» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Акциянең төп катнашучылары 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар булды. Балаларны мәктәпне тәмамлаулары белән котлады һәм истәлекле агачлар утыртырга ТР ДБУ «Укыту-тәҗрибәле Саба урман хуҗалыгы» белгече Инсаф Сабирҗанов ярдәм итте. Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 18 туи үсентесе утыртылды.