Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2023 елның 26 мае, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан:

2023 елның26 май көне 18.00 сәгатьтән 27 майда 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

2023 елның 27 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең көчәйүе 15-20 м/с, көндез локаль рәвештә 23 м/с, көндез аерым районнарында боз яву көтелә.

Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International