19 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара музейлар көне уңаеннан «Музей үз серләрен ача» дигән темага туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Балаларны тарихи туган якны өйрәнү музей почмагында борынгы экспонатлар белән таныштырдылар, балалар үзләренең кызыксындырган сорауларыга җаваплар таптылар, экспонатларның тарихын белә алдылар.
Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.