«Бергә кара болытлар да куркыныч түгел» дип исемләнгән ял кичәсе

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган,  кайгыртучан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан 19 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  «Ак калфак» клуб  әгъзалары белән  әлеге бәйрәмгә багышланган «Бергә кара болытлар да куркыныч түгел» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр.

    Һәр гаиләдә гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне якынайта һәм тагын да ныграк, тату итә. Шуңа күрә  Халыкара гаилә көнендә «Ак калфак» клуб  әгъзалары өчен әлеге чара оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләренең серләре белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә хәлләре турында сөйләделәр.

Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International