2023 елның 20-21 маенда «Аргамак» картодромында картинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге, чемпионаты һәм Татарстан Республикасы Кубогы узды. Ярышларда 130 спортчы катнашты. Бүләкләү тантанасында Россиянең «КАМАЗ-мастер» командасы автоузышчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры, 2015 елгы «Дакар» раллие җиңүчесе – Мардеев Айрат Илгизәр улы, ярыш җитәкчесе: Кравченко Игорь Анатольевич, спорт комиссарлары - Бондарев Николай Георгиевич, Мурыгин Владимир Сергеевич катнашты.