Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 5 нче этабы булып узды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

2023 нче елның 14 май   көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Алабуга, Волжск шәһәрләреннән, Чувашия,  Удмуртия һәм Марий Эл республикаларыннан, Киров өлкәсеннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

            Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 5 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

        1 урын –  Ревякин Александр (Киров шәһәре)

        2 урын –  Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

        3 урын – Басиров Алмаз (Казан шәһәре)

 

 “В” категориясендә:

1 урын – Хвостиков Дмитрий  (Казан  шәһәре)

2 урын – Решетников Виталий (Киров  шәһәре)

3 урын – Тарасов Сергей (Ижевск шәһәре)

 

“С” категориясендә:

1 урын – Веретенников Александр (Казан шәһәре)

2 урын – Блажина Виктория (Киров  шәһәре)

3 урын – Мостафин Илдар (Алабуга шәһәре)

 

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International