2023 елның 13 нче маенда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар җилләре» Республика һава еланнары смотр-конкурсы узды, анда М.Г. Зарипов җитәкчелегендәге Саба гимназиясе укучылары катнашты. Смотр-конкурс 3 номинациядә узды: «Иң аэродинамик елан», «Иң якты төсле елан», «Команда чыгышы». Чара нәтиҗәләре буенча безнең укучылар түбәндәге урыннарны алдылар:
2нче урын - Фәйзетдинов Камил, «Иң якты төсле елан» номинациясе;
3 нче урын - Агелов Әнвәр, «Иң якты төсле елан» номинациясе;
3 нче урын - Зарипова Чулпан, «Иң якты төсле елан» номинациясе.