Аеклык – тормыш нормасы

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

13 майда яшьләр арасында алкоголизмны кисәтү, алкогольнең организмга һәм кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында күзаллау формалаштыру, алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәтне үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Аеклык – тормыш нормасы» дигән диспут үткәрделәр. Слайд – презентация ярдәмендә алкогольнең зарарлы тәэсире һәм аның яшь организмга тәэсире күрсәтелде. Яшүсмерләргә Россия Федерациясендә җан башына алкоголь куллану статистикасы турында мәгълүмат бирелде. Чараны алып баручы хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, алкоголь куллану үлемгә һәм инвалидлыкка китерә. Аннары яшьләр арасында «Алкогольгә мөнәсәбәтең» анкетасын үткәрделәр. Физик культура, спорт, буш вакытны, кызыклы һәм эчтәлекле ял итүне дөрес оештыру – болар барысы да зарарлы гадәтләр һәм, иң элек, алкоголь куллану гадәтләре үсешенә каршы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International