Изолон материалдан мастер-класс

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Бигәнәй мәдәният йортында мастер-класс уздырылды. Изолон материал бөтенләй куркынычсыз һәм тотрыклы. Ул эластик һәм эшкәртү җиңел, аны гади кайчы яки канцелярия пычагы белән кисеп була. Башта җылыту өчен материал буларак эшләнгән. Осталар аның өчен башка кулланыш тапканнар-зур чэчэклэр ясау. Чара барышында кунак чәчәкләр ясаганда кулланыла торган кәгазьнең төрле төрләре турында сөйләде, изолон белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте —  яфракларын ясау, сабакны бизәү. Һәрбер мастер-класс катнашучысы барлык этапларны үтәргә һәм чәчәкне үз куллары белән ясарга тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International