Җиңү көненә багышланган Өстәл теннисы буенча «Трейд Металл» ачык турниры узды

2023 елның 14 мае, якшәмбе

Бүген Саба-Арена базасында Җиңү көненә багышланган Өстәл теннисы буенча «Трейд Металл» ачык турниры узды. Ярышларда Әлмәт, Лаеш, Теләче, Кукмара һәм Саба районнарыннан 78 спортчы катнашты. Хатын-кызлар арасында Алиса Гайнуллина финалда Екатерина Ищенконы җиңде, бронза өчен матчта Зилә Хәбибрахманова матчның ахырында командадашы Зилә Вәлиевадан 3-2 исәбе белән җиңүне тартып алды. 

Ир-атлар арасында Морат Ибраһимов ышанычлы җиңү яулады, Раил Галиәкберов икенче булды. Бронза өчен матчта Сергей Феклин (Лаеш) Камил Вильдановны җиңде.

Мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында : 3 м. Элина Шәйдуллина, 2 м. Анастасия Ануфриева, 1 м. Галина Гороховатченко. Егетләр: 3м. Нияз Шаманов, 2м. Фаил Шәфигуллин, 1м. Руслан Сапаров (Әлмәт).

ИН2 кызлар:

Полина Кадыйрова 1м. 

Ир-атлар: 3м.Айдар Идрисов, 2м. Андрей Новиков, 1м. Виталий Алексеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International