Саба урта мәктәбе базасында яшь активистларның Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов белән очрашуы булып узды. «Алдынгылар хәрәкәте» нең төбәк бүлеге җитәкчесе яшьләргә яңа оешманың идеясе турында сөйләде. Тимур Сөләйманов сүзләренчә, оешманың төп бурычы - төрле хоббилар, идеяләр һәм кыйммәтләр белән мавыккан балалар һәм яшүсмерләрне берләштерү.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов егетләргә һәм кызларга мщктщп тормышында актив булулары өчен рәхмәт белдерде һәм яңа хәрәкәткә кушылырга өндәде.
Шулай ук әлеге очрашу кысаларында 14 яшькә җиткән 55 яшь гражданга России Федерациясе паспортлары һәм Саба муниципаль районы герблары тапшырылды