Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Сезне 2023 елның 30 маенда Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Д.А. Сапожников йөзендә Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районына бару планлаштырылуы турында хәбәр итә.
Күчмә чара барышында гражданнарны күчмә кабул итү (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.11.2006 №537 карарына ярашлы) һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының коммуналь инфраструктура объектларына бару планлаштырылган.