Фотогалерея «Сугыш турында хәтерне саклап»

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Җиңүчеләр буыны алдында безнең бурыч – сугыш турында тарихи истәлекне саклап калу, бер генә һәлак булган солдатны да онытмаска, сугыш һәм хезмәт фронтының тере ветераннарына, сугыш чоры балаларына каһарманлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтү. 9 Май-Җиңү көне алдыннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 7 май көнне «Сугыш турында хәтерне саклап» дип исемләнгән фотогалерея һәм «Утлы еллар кайтавазы » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Авылдашларга «Хәтер», «Алар илгә җиңү алып кайтты» дигән китаплардан һәм «Халык хәтере» дигән интернет-ресурслардан яңартылган мәгълүмат күрсәтелде. «Сугыш хатын-кыз йөзе өчен түгел " проектында катнашып, авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучы Саҗидә Ракова турында материал әзерләнде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Саҗидә Мирҗан кызы һәм сугыш елларында аның тормышы турында сөйләделәр. Шулай ук безнең фотогалереяга куелган тыл ветераннары белән дә таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International