Рус бильярды буенча "Җиңү Кубогы" ачык турниры

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

      Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан 7 майда Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча "Җиңү Кубогы" ачык турниры узды, анда Саба районы халкы катнашты.

     Призлы урыннарны яулаган катнашучылар медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Турнирның җиңүчесенә җиңү кубогы тапшырылды. Турнирда катнашучыларның барысы да призлар белән бүләкләнде.

    Турнир үткәрү спонсорларына зур рәхмәт белдерәбез:     АТЦ DaCar сату бүлеге җитәкчесе Вакказов Илфат Месавировичка; «Кормовые Технологии» ҖЧҖ оештыручылары Леухин Сергей Вячеславович, Галиуллин Айнур Илнур улы; МББУ "Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе" директоры Яруллин Данис Нурисламовичка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International