"Георгий тасмасы"Бөтенроссия акциясе.

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

8 майда Курсабаш мәдәният йорты,Өчиле авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы,Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана. "Георгий тасмасы" - бу бизәк кенә түгел. Бу безнең Ватанны саклаган һәм аны тышкы дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаган кешеләргә горурлык һәм рәхмәт билгесе.Без тарихыбызны хәтерлибез, үткән һәм хәзерге геройларыбыз белән горурланабыз, Россия халыкларының иң яхшы традицияләрен саклыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International