Агач брошкаларны буяу буенча мастер-класс

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 2 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Агач брошкаларны буяу» дип исемләнгән  мастер-класс оештырды.

Башта балалар беренче брошкаларның тарихы белән, шулай ук акрил буяулар белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар. Мастер-класс күңелле формада узды. Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп, буяу эшләрен яратып башкарды. Әлеге чарада катнашкан һәрбер бала үз куллары белән брошкаларны кабатланмаслык итеп буяды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International