«Беренче май дөнья буйлап атлый!!!» дип исемләнгән бәйрәм

2023 елның 5 мае, җомга

Татарстанда  милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 1 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен «Беренче май дөнья буйлап атлый!!!» дип исемләнгән чара үткәрде. Иртә таңнан балалар мәдәният йорты каршысына җыелдылар һәм авылыбызның һәр йортына кереп, бәйрәм такмаклары әйтеп, бәйрәм белән котлап йөрделәр, ә йорт хуҗалары балаларны йомырка, кәнфит, прәник һәм башка тәм-томнар белән сыйладылар. Әлеге чарадан балалар барысы да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International