"Куян белән төлке"курчак театры.

2023 елның 5 мае, җомга

1 май конне Сүлә авыл клубында Корсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә "Куян белән төлке" курчак театры уздырылды. Курчак театрын безгә кечкенә дусларыбыз, "Йолдыз" кызыксыну клубына йөрүче яшь артистлар эзерләде. Балалар бик нык борчылдылар, ләкин алар тырыштылар һәм барысы да уңышлы килеп чыкты.Тамашачылар аларга үз алкышлары белән ярдәм итте.

 Балаларның тормышын күңелле яллар һәм күңел ачулар, шау-шулы бәйрәмнәр, кызыклы уеннар һәм мавыктыргыч сәяхәтләрсез күз алдына китерү мөмкин түгел. Кайберләре - акыллылык, икенчеләре – зирәклек, өченчеләре-фантазия һәм иҗат үстерә. Ләкин аларның уртак тәрбиясе балаларда эмоцияләрне кабул итү ихтыяҗларын берләштерә. Театр балаларны тәрбияләү һәм үстерү белән бәйле бер якты, төсле эшчәнлек булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International