"Әй, мөгаллим! Горур йөрсен киләчәктә зәңгәр исем!" дигән очрашу кичәсе.

2023 елның 5 мае, җомга

29 апрельдә Корсабаш мәдәният йортында Сүлә авыл клубы һәм китапханә мөдире белән берлектә " "Әй, мөгаллим! Горур йөрсен киләчәктә зәңгәр исем!"дигән очрашу кичәсе узды.

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән укытучы һөнәренең югары иҗтимагый әһәмияте һәм Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу билгесе буларак педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.

Педагогика фәнен талантлы галимнәр һәм Остазлар үстерә. Кемдер тәрбиягә нигез салган, кемдер талант үстергән, ә кемдер күренекле инноватор булган.

Шулай итеп, мәдәният белгечләре авылдан чыккан укытучыларны җыярга карар иттеләр. Укытучылар исемлеге 46 кешедән артык булды. Очрашу бик күңелле атмосферада үтте. Барысы да күп еллар узгач искә төшерергә һәм очрашырга бик шат иде. Зур экранда мәктәп тормышы фотоларыннан клиплар тәкъдим ителде. Фойеда фото һәм архив материалларыннан күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International