1 май көнне балаларның танып – белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, дәүләт бәйрәмнәренең барлыкка килү тарихы белән таныштыру һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче «Яз һәм Хезмәт Бәйрәме» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре Яз һәм хезмәт көне турында сөйләделәр, уен формасында викторина үткәрелде, хезмәт турында мәкальләр яңгырады. Чара Беренче Май рухында тәмамланды: балалар кулы белән ясалган стенгазета һәм шарлар бәйрәм атмосферасы тудырды Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.