27 нче апрель көнне Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тормыш иминлеге нигезләре буенча шөгыль үткәрелде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балаларга, белемнәрен арттыру максатыннан, куркынычсызлык өлкәсе буенча мәгълүмат бирелде. Шөгыль барышында юл йөрү, табигатьтә һәм сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шулай ук гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү яки килеп чыгу куркынычы янаганда, янгын вакытындагы гамәлләргә төп игътибар бирелде. Әлеге шөгыльдә балалар үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр, куркынычсызлык нигезләре буенча белемнәрен ныгыттылар.