Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында чара

2023 елның 28 апреле, җомга

Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Әлбәттә, әлеге зур чарада безнең Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасы да читтә калмый. Быел да 26 нчы апрель көнне бакчабызда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият герое -шүрәле белән уйнадылар,аңа югалган китап битләрен җыерга булыштылар. Залыбыз түрен шагыйрьнең әсәрләре буенча ясалган рәсем күргәзмәсе бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International