26 апрельдә «Хезмәт резервлары» базасында Татарстан Республикасында ГТО тестлау үзәге җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды.
Чараның программасы үз эченә:
- тест үзәге эшчәнлеге турында әңгәмә;
- ВФСК «ГТО»НЫҢ яңартылган нормативларына өйрәтү;
- ВФСК ГТО федераль операторынан АИС ГТОда эшләргә өйрәтү;
- чакырылган кунаклар белән очрашу - Спорт министрлыгының үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Фәсхетдинова Зөлфия Зөфәр кызы, РОО «ГТО» РТ рәисе Иванов Эдуард Владимирович һәм ТРОО «ГТО» РТ рәисе урынбасары Сабитов Артур Марселевич.
Чарада муниципаль тест үзәкләренең 40тан артык вәкиле катнашты, аларның һәрберсе үзе кызыксындырган сорауны үзе бирә алды.
Киңәшмә тәмамланганнан соң, 2023 елнын ВФСК ГТО кышкы фестивалендә җиңүче командаларны бүләкләделәр, анда Саба районы командасы 3 урынны алды.