Бүген 26нчы апрель, бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне!
Аңа 137 ел тула. Габдулла Тукай – татарның яңарышын тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Тукай – рухи тормышыбыз, мәдәни дөньябызның әнә шундый биек тау башы.