20 апрель көнне Саба урта мәктәбе базасында "Столяр" һәм "Тегүче"компетенцияләрендә укучылар көч сынашты..
"Столяр" компетенциясендә балалар фанерадан кайнар ризыклар өчен подставкалар ясадылар. Шулай ук "Тегүче"компетенциясендә укучылар да үз осталыкларын күрсәттеләр. Алар футболка һәм Шоппер сумкасы тектеләр. Шулай ук "Исәнме мәктәп!» темасына балалар киемнәре комплектының эскизын ясадылар.
Барлык катнашучылар билгеләнгән срокларда биремнәрне уңышлы үтәделәр. Чара ахырында конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.