15 апрель көнне Олыяз мәдәният йортында (Закирова Раилә) китапханә белән (Хафизова Фирүзә) берлектә мәдәният тормышында актив катнашкан, шулай ук Рамазан аен зурлаган авылдашлар белән Ифтар ашы уздырылды. Ризыкның - кадерен, мескен-ятимнәрнең - хәлен, вафатларның каберен белә торган Рамазан ае дәвам итә. Рамазан - мәрхәмәтлелек ае. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын,күңел тынычлыклары белән яшәргэ язсын дигән теләктэ калабыз.