Мәктәп китапханәчеләренең район семинары

2023 елның 18 апреле, сишәмбе
18 апрельдә "Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе" базасында Саба районы китапханәчеләренең " Укучыларга белем һәм милли тәрбия бирүдә, гореф-гадәтләрне  саклауда мәктәп китапханәсенең роле "дигән темага семинар үткәрелде. Мәктәп китапханәчеләре өчен "Милли тәрбия – Халкым мирасы" дигән сыйныфтан тыш чара -йолалар ярминкәсе, "Милли үрнәкләр" дигән мастер-класс курсәтелде. Китапханәче Гәрәева Сәрия Солтанова эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясады. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Айгөл Шәмсевәлиева китапханәчеләрне 2023 елның икенче яртысында планлаштырылган чаралар белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International