15 апрельдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Рухи чыганакларга кайту - Каюм Насыйри һәм хәзерге заман"әдәби сәгатен үткәрделәр.
Чара барышында балаларга татар халык язучысының биографиясе турында сөйләделәр. Балалар аның иҗаты белән таныштылар, әкиятләрне кычкырып укыдылар, сорауларга актив җавап бирделәр. Чара ахырында балалар өйдә уку өчен китаплар сайладылар.