"Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!" Фестиваль – конкурсы"

2023 елның 14 апреле, җомга

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!".

9 апрельдә Иштуган мәдәният йортында фестиваль-конкурс узды, анда:

- Саба муниципаль районының МББУ «Шәмәрдән лицее» “УСЕШ" тамашачыларга "Кыз бирү" халык традициясен тәкъдим итте;

- ТКУ психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Отар балалар интернат-йорты – «Уракка төшү»;

- Шәмәрдән участок хастаханәсе – «Йомырка җыю».

Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International