"Остаз-мөгаллимнәр" дип исемләнгән кичә

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

2023нче ел, президентыбыз В.В.Путин указы нигезендә, Россиядә Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә "Остаз-мөгаллимнәр" дип исемләнгән кичә узды. Чарага гомерләрен озак еллар мәгарифкә, балаларга белем бирүгә багышлаган, стажлы укытучыларыбыз чакырылган иде. Алар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күтәренке рухта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International