Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре – иң авыр һәм җаваплы профессияләрнең берсе. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Саба районының 129нчы номерлы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Бүлек башлыгы Закиров И.Г. янгын сүндерүче һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Чараның практик өлешендә укучыларга,гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, янгын сүндерү механизмы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International