Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 20.10.2022 Указы нигезендә 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан, 7 апрель көнне ,Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы төрле милли музыкаль номерлардан торган концерт үткәрде. Әлеге чарада тәрбияләнүчеләр генә түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Тамашачыларга татар халык җырлары һәм биюләре, халык уен кораллары яңгырашы, "Аулак өй" һәм "Түгәрәк уен"күренешләре тәтеләдекъдим ителде. Шулай ук милли аш-су һәм сәнгать күргәзмәсе оештырылды. Мәдәни чара ахырында авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәхим улы Шәфигуллин чыгыш ясады . Ул әлеге концертның эчтәлекле һәм кызыклы программасын югары бәяләде һәм балалар бакчасы коллективына сәламәтлек һәм зур иҗади уңышлар теләде.