4 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Рәхмәт сиңа солдат» дип исемләнгән патриотик сәгать уздырдылар. Ә кичәнең төп кунагы махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз иде. Авылдашыбыз кичәдә үзе турында, әлеге хәрби операциядә катнашуы турында сөйләде. Ул махсус хәрби операция бурычлары турында әйтеп үтте, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарада катнашучыларның барысы да кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа күп кенә сораулар бирделәр, аларга ул тулы итеп җаваплар бирде.
Очрашу ахырында яшьләр солдатка батырлыгы өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу яшьләр арасында үз иле өчен горурлык һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә ярдәм итәчәк дип өметләнеп калабыз.
Без авылдашыбызга намуслы хезмәте өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.