«Ура! Каникулы!» дип исемләнгән уен программасы

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Балаларның язгы каникуллары вакытында ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырыла.

    31 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларга «Ура! Каникулы!» дип исемләнгән күңелле уен программасын үткәрделәр. Балалар янына кунакка клоун да килде. Клоун балалар белән уйнады, аларга  кызыклы биюләр өйрәтте. Аннан соң балалар төрле  уеннарда көч сынаштылар, күңелле эстафеталарда җитезлекләрен  күрсәттеләр.

   Чара бик күңелле узды, балалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International