Очрашу диалог формасында узды, укучыларның барысы да әңгәмәдә бик актив катнашты. Ахырда кунаклар бүлек хезмәткәрләренә мондый очрашуларның кабат булуына өмет итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Балаларга шулай ук Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән бер бинада эшләүче “Минем документлар” Дәүләт хезмәтләре үзәге җитәкчесе Баһманова Алсу Рифкать кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең “Миграция мәсьәләләре бүлеге” хезмәткәрләре белән аралашу да файдалы булды.