"Язгы каникуллар" ОПЧ уздыру кысаларында, 30 март конне Байлар Сабасы Тукай урамында "Бала - төп пассажир" акциясе узды, ул пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга, шулай ук балаларны тоткарлау җайланмаларын һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дисциплиналы шоферларны ачыкладылар һәм балаларны дөрес йөрткән өчен аларга истәлекләр, ә кечкенә пассажирларга тематик китаплар тапшырдылар.