Бүген Мишә авыл җирлегендә территорияне кардан чистарту буенча беренче язгы өмә үткәрелде. Өмә-вакытны файдалы үткәрү, саф һавада булу, бер-берсе белән аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек. Барысы да үзләре һәм башкарган эшләре белән канәгать иде.