ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларын чәчүгә керешкәннәр

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыклары чәчүгә керешкәннәр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

Кәлшәләр май ахырына кадәр теплицаларда үсәчәк, аннан соң аларны үстерү басуларына күчерү планлаштырыла. Параллель рәвештә орлыкларның икенче ротациясен чәчү эшләре дә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International