Нәүрүз бәйрәме

2023 елның 28 марты, сишәмбе

26 март көнне Көек һәм Сабай авыл клубларында  язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме  үтте.  Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадыларґ: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан, кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кешедә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International