Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. 21 мартта уза торган Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм -яз килү, язгы кыр эшләре башлануны белдерә. Ул шулай ук табигатьнең яңару чоры да. Бүген без йолаларга яңа сулыш, җан өрәбез.
29 нчы март көнне Саба сэнгать мәктәбе укучылары өчен халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан «Нәүрүз мөбәрәк булсын» дигән бәйрәм чарасы утте.
Бәйрәмгә бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә килде. Барлык катнашучылар аның белән бергә җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чарадан соң барлык катнашучылар, тәмле ботка белән сыйландылар. Һәркем күтәренке язгы кәеф күңел җылысы алып кайтып китте.