"Логопедия һәм психология атналыгы"

2023 елның 28 марты, сишәмбе

  МБОУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында бу атна дәверендә балаларда сөйләм телен һәм авазларның дөрес әйтелешен  үстерү, уңай психологик һәм эмоциональ халәт булдыру максатыннан, "логопедия һәм психология атналыгы" үткәрелде. Атна кысаларында түбәндәге чаралар үткәрелде:

Кечкенә кул моторикасын үстерү уеннары «Бармаклар өчен гимнастика»;

Ата-аналар өчен "тәрбиячегә мактау " акциясе;

"Күңелле тел турында" артикуляцион әкият белән таныштыру;

"Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре " дәресе;

Ата-аналарга консультацияләр үткәрү, артикуляцион гимнастика буенча мәгълүмати буклетлар тарату;

Иртәләрен "Психогимнастика" үткәрү;

Йомгаклау чарасы булып зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашында КВН уздырылды. Атнаның төп нәтиҗәсен «Балалар бакчасы ул - БЕЗ» гыйбарәсе белән белдерергә мөмкин. Аның нинди булачагы һәрберебезгә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International