Балаларны укыту өчен ана капиталы

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Ел саен күбрәк гаиләләр балаларны укыту өчен ана капиталын куллану белән кызыксыналар. 2023 ел башыннан гына да Татарстанның 1 меңнән артык гаиләсе әлеге максатларга акча юнәлтү турында Карар кабул итте. Гаиләләргә 40 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августында кертелгән Яңартулар ана капиталының белем бирү юнәлешен тагын да ихтыяҗлырак итте. Хәзер ата-аналар ана капиталын балаларны шәхси укытучылардан укытуга, шәхси эшмәкәрләр кебек эшләүче агентлыклар һәм бала караучылар күрсәткән күзәтү һәм карау хезмәтләренә юнәлтә алалар. Элек мондый хезмәтләр өчен түләү юридик затлар тарафыннан күрсәтелгән очракта гына мөмкин булган. Физик затларның белем бирү хезмәтләренә сертификатны шәхси эшмәкәрнең тиешле рәсми статусы һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булганда кулланырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге ата-аналар балаларны укыту өчен ана капиталын тизрәк һәм җиңелрәк куллана алсын өчен, республиканың мәгариф оешмалары белән мәгълүмат алмаша. Бүгенге көндә 29 Югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә учреждение белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

Гаризаны онлайн, Шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре порталында яки СФР сайтында, шулай ук фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә һәм Куп функцияле узэгендэ бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International