«Нәүрүз» бәйрәме

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

26 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Сабабаш авылы халкы өчен «Хуш киләсең Нәүрүз»күңел ачу бәйрәме оештырдылар һәм үткәрделәр. Нәүрүз-язның килү бәйрәме, тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр белән әйләндереп алынган. Бу көн табигатьне яңарту дигән сүз. Безнең чара бик җанлы, музыкаль, Кояшлы һәм тәмле үтте. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең әзерләнгән сәхнәсе белән башланды, ә ул актив халык арасындагы ярышлар белән дәвам итте. Кечкенә балалар өчен дә ,абиләр өчен дә күңелле уеннар оештырылды. Актив уеннардан соң безне тәмле төшке аш көтә иде, «Нәүрүз» бәйрәме традициясе буенча зур казанда «Карга боткасы» һәм кайнар чәй белән коймак әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International