26 мартта Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узачак. Ярминкә иртәнге 9 да район мәдәният йорты каршында Г.Закиров урамында башлана. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар, район предприятиеләре җитештергән товарлар сатылачак. Монда һәркем кирәкле продукцияне кулай бәядән табачак. Сезне ярминкәдә көтәбез!