Килдебәк авылында Нәүрүз

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан,19 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Нәүрүз –язны каршылап, язгы  чәчү эшләре алдыннан  үткәрелә торган төрки халыклар бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Һәм бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтеп ала.

 

Беренче эш итеп мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә килгән халыкны учакта пешкән ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар. Бәйрәм төрле уеннар һәм бәйгеләр белән дәвам итте. Шулай ук, мини-футбол ярышы да оештырылды. Шулай итеп авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар бергә күңелле итеп кышны озатып, язны каршы алдылар.

Бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә катнашкан һәм ярдәм күрсәткән мәдәният хезмәткәрләренә, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасына һәм барлык авылдашларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International