19 март көнне Иләбәр авылында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.

2023 елның 21 марты, сишәмбе

19 март көнне Иләбәр авылында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.Иләбәр авыл клубы,китапханә, хезмәткәрләре тырышлыгы белән уздырылган бәйрәм, балалар чыгышы белән башланып китте.Яз хәбәрчесе Нәүрүзбикә авыл халкы белән төрле кызыклы уеннар оештырды.Кыш бабай белән Нәүрүзбикә арасындагы көрәш яз файдасына тәмамланды.Килгән кунаклар пылау,төрле боткалардан авыз иткәннән соң  самавырдан кайнар чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International