«Физик культура һәм спортны үстерүдә казанышлары өчен»

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Хөрмәтле Гөлнара Хәмит Кызы!

«Саба-АРЕНА» спорт мәктәбе коллективы исеменнән Сезгә югары дәүләт бүләге – «Физик культура һәм спортны үстерүдә казанышлары өчен» мактау билгесе бирелү белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Сез гомерегез буе спортка һәм кешеләргә хезмәт итүгә багышлыйсыз. Менә инде утыз елга якын физик культура һәм спорт өлкәсендә эшлисез. Сезнең спортчылар югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Сез үзегездә югары профессионализм, спортчы һәм бадминтон тренеры талантын хатын-кызлык һәм сөйкемлелек гармониясе белән берләштерәсез.

«Саба-АРЕНА» спорт мәктәбе коллективы Сезне чын күңелдән, Гөлнара Хәмит кызы, лаеклы бүләк белән котлый!

Үз эшегезгә тугрылыгыгыз һәм яратуыгыз, спорт, бадминтон үсешенә һәм җәмгыятебезнең сәламәтлегенә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә һәм гаиләгезгә иминлек, бәхет һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International