Кышкы салкын көннәрдән соң күк йөзен балкытып, җирне җылытып, җаннарны иркәләүче кояшның нурлары безгә Нәүрүз бәйрәмен алып килә. Бу атнаның ял көнендә – 26нчы мартта сэгать 9:00 районыбыз халкын әлеге матур бәйрәмне каршыларга район мәдәният йорты каршындагы мәйданга чакырабыз. Сезне җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барган бәйрәм чарасы, учакта пешкән пылау, карга боткасы, табада чыжлап пешүче коймак һәм әлбәттә инде, төрле спорт уеннары көтә. Уеннарда көч сынашып, җиңүгә ирешүчеләр исә өйләренә бүләкләр белән кайтып китәчәк. “Быелгы яз хәере белән килсен, күңелләрдә тынычлык, илдә иминлек хакимлек итсен” дигән теләк белән барыгызны да Нәүрүз бәйрәмендә көтәбез!