Менә инде күп еллар дәвамында халыкның ялын оештыру, мәдәни тормышка җәлеп итү, яңа талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади, шәхси, интеллектуаль яктан үз-үзеңне белдерү, дуслыкны, бердәмлекне пропагандалау, патриотизм, гражданлык, мәдәният һәм юмор хисе тәрбияләү максатларында Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында фестиваль-конкурс уза.
2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Быел фестиваль-конкурсның темасы да үзенчәлекле, "Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!” дип исемләнгән. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм Теле бар. Болар барысы да һәр халыкны бер-берсеннән аерып тора. Бу кешеләрне теге яки бу халык белән горурланырга мәҗбүр итә. Аларны халык бәйрәмнәренә булган мәхәббәт берләштерә. 17 март көнне Саба урта мәктәбе коллективына Сатыш авыл җирлегендә яшәүчеләргә «Орлык чигару»татар милли йоласын күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
Төрле фестивальләр үткәрелгәндә ничек яхшы бит. Чөнки анда катнашу -ярышу мөмкинлеге генә түгел, ә милли гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр истәлеген мәңгеләштерү дә.