20.03.2023,Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге инициативасы буенча "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллин исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе " укытучылары һәм укучылары "Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә" булдылар. Алабуга шәһәренә килгәч, делегацияне көллият директоры Акберова Әлфира Гыйльмулла кызы җылы каршы алды. Танышу колледж музееыннан башланды. Биредә көллиятнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы, бу уку йортының педагогик эшчәнлегенә зур өлеш керткән педагоглар турында сөйләделәр. Укучылар һәм укытучылар төрле юнәлешләр буенча дәресләрдә булды. Шулай ук тулай торак , студентлар ашханәсендә, уку театрында булдылар.
Уку йорты белән танышу кыйссаларында укучыларга хореография, театр, вокаль һәм инструменталь бүлек студентларының концерт программасы тәкъдим ителде, көллиятнең әйдәп баручы укытучылары белән мастер-класслар уздырылды. Саба балалар сэнгать мәктәбе буләк чыгышларын тәгъдим иттеләр . Саба балалар сәнгать мәктәбе өчен бу чара мавыктыргыч һәм нәтиҗәле булды!